Шарлотта Бронте иҗаты буенча кичә-портрет (12+)

29 апрель көнне 23 нче санлы китапханәдә «Яшьләр. Уку. Уңыш» программасы кысаларында өлкән сыйныф укучылары өчен инглиз язучысы Шарлотта Бронтеның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «Хисләр чынбарлыгы» дигән кичә-портрет узды. 

Чара барышында балалар язучының тормыш юлыннан кызыклы фактлар белән танышты, аның «Джейн Эйр» романына җентекле күзәтүне тыңлады, шулай ук язучылар булган «апалы-сеңелле Бронтелар феномены» турында белде, «Шарлотта Бронте» ныгыту викторинасы сорауларына җавап бирде.
Кичә «Хоуорттан нәни фея» электрон презентациясе, «Джейн Эйр» фильмыннан өзекләр карау, апалы-сеңелле Бронтеларның шигырьләрен уку белән үрелеп барды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: